Музейный час
18 май - Халыкара музейлар көне. Музей - кешелек дөньясы, халык һәм милләт хәтере генә түгел, яшь буынга педагогик тәэсир итү, тәрбияләү чарасы да. Монда килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана. Купка авылы башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелгән "Музей сәгате"ндә укучылар тарихлары гасырларга барып тоташкан экспонатлар белән таныштылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, музей җитәкчесе Рәмзия апа Хөсәенова укучыларга үзебезнең җирлеккә хас булган милли-мәдәни мирасыбыз, авылыбызның күренекле шәхесләре турында сөйләде. Әлеге чара балалар күңелендә эзсез калмас - алар тарихыбызны барлаучы, ата-бабалар рухын саклаучы иманлы балалар булып үсәрләр дип ышанасы килә.