"Библионочь - 2023"
Бөтенрәсәй китапханәләр һәм китапханәчеләр көне уңаеннан һәм "Библиотөн 2023" акциясе кысаларында үзебезнең төбәк китапханәчеләре һәм бүгенге көндә инде лаеклы ялда булган остазларыбыз белән очраштык. Түгәрәк өстәл артында сөйләшер сүзләребез күбәйгән - Коръән аятьләре белән башланып киткән күркәм табын артында истәлекләр яңарды - моңланып та алдык, уйнап-көлеп күңел дә ачтык. Һәркем үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, алдагы планнары белән таныштырды. Китапханә хезмәте ветераннары Илсөяр Корбанова, Рәхилә Йөзмөхәммәтова, Фирая Зариповалар безгә - китап кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын, хезмәтегез шатлык һәм уңыш китерсен, дигән теләкләрен җиткерделәр.