"Счастливое детство!"
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Күңелләргә җылылык, яктылык, өмет өстәүче бу матур бәйрәм уңаеннан мәдәният йорты янындагы бакчада "Әй, күңелле балачак!" дип аталган күңел ачу чарасы үтте. Бәйрәмгә җыелган балалар милли уеннарда катнаштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар, спорт уеннарында җитезлеккә көч сынаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр, таганнарда әйләнделәр, тәмле мамыклардан авыз иттеләр. Балаларны бәйрәмгә ала килгән өлкәннәр дә ярышларда катнашып бәйрәмгә ямь өстәделәр. Һәркем бүләкле булып, бәйрәм рухы белән шатланып, яңа дуслар табып таралышты бүгенге күңелле чарадан. Дөньялар тыныч булып, имин җәйләрдә рәхәт яллар үткәрергә, балалар белән шундый күркәм чараларда тагын очрашырга язсын.