Сбор подарков на Сабантуй
Зур Сәрдек авылы сабантуе өчен яулык җыю йоласы үткәрелде. Әлеге чарада укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл активистлары, балалар, гимназия укучылары һәм студентлар катнашты. Чигүле килен сөлгеләрен, авыл халкы биргән бүләкләрне җыр-бию, матур котлаулар белән кабул итеп алдык. Авыл урамнарында гармун тавышына кушылып тематик җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.