«Пушкин нон-стоп»
Бүген бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан «Пушкин нон-стоп» республикакүләм акциясендә катнаштык.А.С.Пушкин әсәрләреннән өзекләр укыдык, бөек шагыйрьнең биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштык һәм иҗаты турында фикер алыштык.Укучылар белән яттан да, китаптан карап та, русча да, татарча да Пушкин әсәрләрен укыдык. Чараны Г.Тукайның "Пушкинга" шигырен укып тәмамладык.