"Мы любим, тебя, Россия!"
Бүген китапханәдә "Мин яратам сине, Россия!" дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Китап укучы балалар белән дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыттык. Тематик китап күргәзмәсенә һәм "Мин - Россия гражданины" дигән китапка күзәтү ясадык. "Моя Россия" дигән энциклопедик әсбаптан үстерешле биремнәр үтәдек.