Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Инвалидлар көне

Мәдәният йортының тамаша залында мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз өчен  "Бер күрешү - бер гомер" дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада Кукмара районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, җирлекнең ветераннар советы рәисе Шамил Закиров, җирлегебез секретаре Рашидә Нуриевалар катнашты. Официаль өлештән соң тамашачылар бәйрәм концерты карап хозурландылар. Инвалидлар оешмасы көче белән алынган бүләкләр белән оттырышсыз лотерея уеннарыннан соң, тамашачылар өчен бәйрәм фойеда чәй өстәле  артында дәвам итте. Күз бәйләп әйбер кисү, шашка-шахмат турниры, табышмакларга җаваплар табу кебек уеннарда катнашып һәркем бүләк алып кайтып китте әлеге бәйрәмнән