"Кеше Галәмдә"
Космонавтика көне уңаеннан мәдәният йорты янындагы уен мәйданчыгында 1-4 сыйныф укучылары белән "Кеше Галәмдә" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар белән тематик китапларга күзәтү ясадык, беренче космонавт Ю.Гагаринның галәмгә тарихи очышы турындагы белемнәрне ныгыттык. "Галәм серләре" дигән китап аша күк җисемнәре һәм планеталар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштык. Балалар "Кайсы ракета тиз оча?" уенында катнашып бүләкләр оттылар, тематик рәсемнәр ясадылар.