Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Час отдыха в библиотеке

8а сыйныфы укучылары белән китапханәдә ял сәгате үтте. Балалар өстәл уеннары уйнадылар, алмазлы чигү белән шөгыльләнделәр, яңа кайткан китаплар, вакытлы матбугат белән таныштылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Укучылар белән киләчәктә бергәләп эшлисе эшләр һәм үтисе планнарыбыз турында әңгәмә кордык. Китапханә эшендә минем иң зур ярдәмчеләрем һәм китапханәдәге һәр чараның актив катнашучылары булган 8а сыйныфы укучыларына алдагы тормышларында зур уңышлар, сәламәтлек телим.