"Мы - будущие защитники Родины!"
"Җырлы-биюле балачак" түгәрәгендә (җит. Сәфәргалиева Г.В.) шөгыльләнүче ир малайлар өчен "Без - булачак Ватаныбыз сакчылары!" дип аталган патриотик дәрес-уен үткәрелде. Чараның беренче өлешендә укучылар белән патриотизм турында сөйләштек. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән патриотизм сүзенең мәгънәсен табып укыдык. Сүзлектә “Патриотизм – үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый-талмый көрәшергә әзер тору” – дигән аңлатма бирелә. Дәреснең икенче өлешендә булачак солдатлар җитезлек, тапкырлык һәм зирәклектә көч сынаштылар. Р.Гәрәйнең “Без булачак солдатлар”, Җ.Дәрзаманның “Солдат булдым”, М.Җәлилнең “Егет көче”, Ә.Исхакның "Кирәкми безгә сугыш", М. Кәримнең "Билгесез солдат" дигән патриотик шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында булачак ватан сакчыларын бәйрәм белән котладык, һәркайсына Мактау кәгазьләре тапшырдык.