"Знатоки родного языка"
"Пушкин картасы” проекты – яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы. Әлеге виртуаль картаны актив кулланучы К.Ф.Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясенең 8а сыйныфы укучылары белән "Туган тел белгечләре" дип аталган бәйге үткәрелде. Укучылар тел белеменә кагылышлы биремнәр үтәделәр, ребуслар чиштеләр, табышмакларга җаваплар таптылар, хаталар өстендә эш башкардылар, төрле милләтләр мәдәниятенә кагылышлы мавыктыргыч конкурсларда көч сынаштылар. Актив катнашучыларга күчтәнәчләр һәм Дипломнар тапшырылды.