Час Земли
Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре белән "Җир Сәгате - 2023" Бөтендөнья акциясенә кушылдык. «Җир сәгате» - табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең символик акциясе, планетабызның климатын саклау һәм аның байлыклары турында кайгыртуның хәлиткеч чараларына иҗтимагый чакыру. Әлеге акция кысаларында мәдәният йорты каршындагы яктырткычлар, бина эчендәге мөһим булмаган утлар сүндерелде. Мәдәният йортына килүчеләр белән әлеге акция кысаларында "Матурлыкны саклыйк!" дигән тематик әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар өләшенде.