"Тел күрке - сүз"
Халыкара туган тел көне уңаеннан авыл китапханәсе белән берлектә "Тел күрке - сүз" дип аталган фольклор сәгате үткәрелде. Чарада катнашкан 8а сыйныфы укучылары әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр, интеллектуаль викторинада көч сынаштылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шунысы куанычлы, укучылар туган телебезнең җәүһәр мирасы булган халык җырларын, мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп беләләр. Димәк, безнең киләчәгебез өметле - туган телебез яшәячәк, милли мәдәни мирасыбыз югалмаячак.