Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

«Афганистан - наша память!»

Авылыбызның "Сугышчан дан" мемориаль комплексында әфганчылар көненә багышланган митинг булды. Моннан 34 ел элек Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару тәмамланган көн бу. Әлеге тантанада район хәрби комиссариаты, район әфганчылары оешмасы, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе, җирлек башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, районыбыз әфганчылары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты.