"Безопасный Интернет"
Куркынычсыз Интернет атналыгы кысаларында, кече яшьтәге мәктәп балалары белән “Имин Интернет” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар электрон презентация ярдәмендә Интернетның уңай һәм тискәре яклары хакында белделәр. Бөтендөнья Интернет челтәрендәге иминлекнең, виртуаль дуслар белән аралашуның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Чара ахырында укучылар кызыклы өстәл уеннары уйнап ял иттеләр.