“Россия – минем Ватаным”
Зур Сәрдек гимназиясе каршында оештырылган “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән Россия көне уңаеннан “Россия – минем Ватаным” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. Чара барышында балалар бөек илебезнең бай тарихы, аның символлары, традицияләре турында белделәр. Викторина сорауларына җаваплар таптылар, мастер-класста катнашып Россия флагын ясадылар. Информацион сәгать Россия гимнын тыңлау белән тәмамланды. Әлеге чарада 50 кеше катнашты.