Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Читаем книги Нины Павловой"

"Чәчкә" халык бию ансамбленә йөрүче балалар белән (җит. Шәймәрданова А.Д.) балалар язучысы, галим-биолог, укытучы Н.М.Павлованың туган көне уңаеннан үткәрелүче VII регионара акциягә кушылдык. "Адашкан тычкан", "Күбәләкләр", "Песи балалары" дигән хикәя һәм әкиятләрен укып фикер алыштык. Укытучы һәм остаз елы кысаларында үтүче әлеге чара Н.Павлова китаплары үрнәгендә балаларга экологик һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан үткәрелде.