Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Урок Памяти

1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде. Шушы бөек дата уңаеннан китапханәдә 3-5 сыйныф укучылары белән “Сталинград батырлыгы” дип аталган Хәтер сәгате үткәрелде. Укучыларга Сталинград сугышы геройлары, сугышта катнашкан хәрби техника, хронологик вакыйгаларга багышланган электрон презентация күрсәтелде. Укучылар белән Сталинград сугышы батырларын бер минут тынлык белән искә алдык.