"Спасибо за ваш труд!"
Китапханәдә Укытучы һәм остаз елы уңаеннан “Хезмәтегез өчен рәхмәт!" дип аталган очрашу үтте. Мәгариф ветераннарын, остазларыбызны, мөгаллимнәребезне хөрмәтләдек. Очрашуга килгән ветеран укытучы Шәфигуллина Мөнәвәрә апа Хаҗ сәфәрендә күргән хикмәтләре турында сөйләде һәм Мәккәдән кайткан зәм-зәм суын авыз иттерде. Очрашу кызыклы истәлекләр, матур хәтирәләр, җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды.
Хөрмәтле укытучыларыбызга исән-сау булып, төпле киңәшләре белән ярдәмләшеп, әле озак еллар безне сөендереп яшәргә насыйп булсын иде. Бүгенге уңышларыбыз нигезендә укытучыларыбызның һәм остазларыбызның фидакарь хезмәте ята. Рәхмәт аларга! (21 кеше катнашты)