Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Урок здоровья"

Бүген китапханәдә гимназиянең “Әкияттә - кунакта” түгәрәгенә йөрүче 2 а сыйныфы укучылары белән “Сәламәтлек дәресе” үткәрдек. Балалар белән очрашуга шәфкать туташы Сөмбел апалары Гайфетдинова да килде. Ул аларга сәламәт булу өчен чисталыкны сакларга, көндәлек режимны үтәргә, начар гадәтләрдән сакланырга, дөрес итеп тукланырга, физик күнегүләр белән даими шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләде. Укучылар сәламәтлек турында шигырьләр укыдылар, мәкальләр әйтештеләр, тематик уеннар уйнадылар... һәм, билгеле инде, пышылдап китап укыдылар. Китап уку -  кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый: стресс, депрессия, йокысызлыктан коткара, баш мие өчен массаж ролен үти һәм гомерне озынайта. Бүгенге очрашудан балалар әнә шундый файдалы мәгълүматлар алып, сәламәт булып үсәргә вәгъдә биреп  таралыштылар.