"Күңелле тәнәфес"
"Җырлы-биюле балачак" түгәрәгендә шөгыльләнүче 5а сыйныфы укучылары белән "Күңелле тәнәфес" дип аталган ял сәгате үтте. Балалар китапханәгә түгәрәк җитәкчесесе Гөлфия апалары белән килделәр. Логик башваткычлар чиштеләр, өстәл уеннары уйнадылар, яңа кайткан китаплар белән таныштылар.
Бүгенге "Күңелле тәнәфес" әнә шулай мавыктыргыч та, файдалы да үтте. Чара ахырында һәр бала кызыклы призларга лаек булды.