"Холокост - хәтердә!”
Китапханәдә “Холокост - хәтердә!” дип аталган хәтер сәгате үтте. Катнашучылар белән икенче бөтендөнья сугышында фашистлар тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасе – кешелек тарихында иң зур җинаять икәнлеге турында сөйләштек. Укучылар әлеге фаҗигале датаны билгеләп үтүнең тарихи әһәмиятен бик яхшы аңлыйлар. Үсеп килүче буын тарихи дөреслекне белергә, тормышның тынычлыгын сакларга, милләтләр арасындагы дуслыкка тугры булып үсәргә тиеш.