Зимние каникулы с библиотекой
Кышкы каникул көннәрендә укучы балалар китапханәгә килеп өстәл уеннары - лото, шашка, домино уйнап уйнап ял иттеләр. Китаплар укыдылар, балалар өчен чыга торган периодика белән таныштылар. “Куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темада әңгәмәдә катнаштылар. Балалар белән өйдә ялгыз калганда үзеңне тоту кагыйдәләре, кышын саф һавада уйнауның куркынычсызлык кагыйдәләре, юл йөрү кагыйдәләре турында китапларга күзәтү ясалды. Балаларга игътибарлы, тәртипле булырга кирәклеге турында аңлатылды.