"Мәктәп - бакча, ә без - гөлләр!"
К.Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Мәктәп - бакча, ә без - гөлләр!” дип аталган мавыктыргыч квест-уен үткәрелде. Бу чара “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” федераль проекты кысаларында Укытучы һәм остаз елына багышлап оештырылды. Чарада 52 укучы һәм 4 укытучы катнашты. Балалар әйләнә-тирә, рус теле, туган тел, уку, математика, мәдәни фәннәр биремнәреннән торган турларны уңышлы гына үтеп үзләренең белемле, акыллы, иҗади сәләтле укучылар икәнлекләрен күрсәттеләр. Чараның Китаплы тәнәфес өлешендә балалар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бирелгән китапларны өч төркемгә дөрес итеп аера белделәр. Иҗади биремне үтәгәндә тырышып-тырышып укытучы апаларына хат яздылар һәм рәхмәтләрен әйтеп үз куллары белән ясалган бүләкләрне матур итеп тапшырдылар. Әлеге күркәм чара “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дигән җырны күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.