"Бәхет иле - балачак"
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә килгән балалар белән “Кем игътибарлы?”, “Эшләпә”, капчык киеп йөгерү, күз бәйләп сюрприз кисү, рәсемнәр ясау, күңелле эстафета кебек хәрәкәтле уеннар оештырылды. Шулай ук Экология елы уңаеннан тематик китап күргәзмәсе оештырылды, интеллектуаль викторина үткәрелде, табигать турындагы табышмакларга җаваплар алынды. Уку елы дәвамында иң күп китап укучы 4 сыйныф укучысы Ганиева Ләйсән Рамил кызына китапханәнең Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәйрәмгә килгән балалар татарча биеп, түгәрәктә җырлар җырлап рәхәтләнеп ял иттеләр. Чара аркан тарту бәйгесе белән тәмамланды. Уеннарда катнашкан һәр бала бүләкләр алды. Әлеге чарада 50 дән артык бала катнашты.