“Татар балалар әдәбияты йолдызы”
Балалар поэзиясенең күренекле вәкиле Бари Рәхмәтнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Татар балалар әдәбияты йолдызы” дип исемләнгән китаплар өстәле эшләнде. Монда Б.Рәхмәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында балаларга аңлаешлы итеп язылган “Балачак энциклопедиясе” - 1 китап, “Татар балалар поэзиясе антологиясе” һәм “Иң күңелле чак” китаплары куелды. Антологиядән балалар белән “Ялкау, иренчәк һәм кире турында әкият”не кычкырып уку оештырылды.”Иң күңелле чак” китабыннан балалар үзләре теләгән шигырьләрне кычкырып укыдылар, шигырьнең төп фикерен әйтә белделәр.