Башваткычлар
Безнең китап укучылар китапханәгә килүче "Салават күпере", "Сабантуй", "Непоседа", "Тылсымлы куллар" кебек газета-журналларын көтеп алалар. Әлеге басмалар матур рәсемле, кызыклы һәм мавыктыргыч булулары белән беррәттән аларда балалар бик яратып чишә торган башваткычлар да килә. Баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Мускулларны ныгыту өчен физзарядка кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк. Китапханәдә башваткычлар чишү турнирлары оештыру матур гадәткә кергән бер чара булып тора. Балалар мөстәкыйль рәвештә бик теләп әлеге кроссворд, ребус, шарадаларны чишәләр. Шулай итеп, укучыларның сүзлек запасы арта, коммуникатив күнекмәләре, логик фикер йөртү сәләтләре үсә. Башваткычларны группа белән чишкәч балалар күмәкләп эшләүнең күңеллерәк тә, нәтиҗәлерәк тә булуын аңлыйлар.