“Замана афәтеннән сак бул!”
Китапханәгә гимназиянең 6 “б” сыйныфы укучылары килде. Алар белән “Замана афәтеннән сак бул!” дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Әлеге чарада фельдшер Хисмәтуллина Гөлфия Раян кызы, укытучы Зәкиуллина Нурзия Нәкыйп кызы катнаштылар. Балаларга кереш сүздән соң кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы, наркоманиянең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләренһәм наркомания китереп чыгарган фаҗигаләр турында аңлату максатыннан презентация күрсәтелде. Фельдшер үзенең чыгышында наркотикларның кеше сәламәтлегенә зыяны турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Сыйныф җитәкчеләре балаларга тормышта дөрес яшәү рәвешен сайлап алу мөмкинлеге һәркемнең үзеннән генә торуына инандырырлык дәлилләр китереп сөйләде. Китапханәче балаларны “Упкын” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. З.Мәхмүдинең “Әче балан” китабындагы наркоман язмышы турында сөйләде. Әлеге сыйныф сәгатендә катнашкан һәр бала “Наркоманга ачык хат “ исеме астында үз фикерләрен кәгазьгә язып калдырдылар. Әлеге чарада катнашкан балалар өчен бу сөйләшү эзсез калмас, әлеге балалар наркотик колы булмаслар, дип өметләнәсе килә.