Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Чын күңелдән" "От всей души"

7 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Чын күңелдән” дип аталган бик матур чара үткәрелде. Түгәрәк өстәл форматында барган әлеге очрашу авылыбызның остабикәсе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хөсәенова Рәмзия апаның Мәүлид кичәсе уңаеннан гыйлем дәресе белән башланып китте. Аннары кызларыбыз яулык бәйләү буенча осталык классы күрсәттеләр. Тәнәфестә катнашучылар кабак согыннан авыз иттеләр, ә Рәмзия апа кабактан сокны ясау серләре белән уртаклашты. “Сүз эчендә хикмәт бар” дигән өлешендә үзебезнең җирлектәге сөйләмдә генә булган хикмәтле сүзләрне барладык, шул сүзләрдән җөмләләр төзедек, шулай итеп матди булмаган мәдәни мирасыбызны да барладык. Чара ахырында өлкәннәребез кабак бәлеше һәм чәй белән сыйландылар.  Әлеге матур чарада 17 кеше катнашты.