Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Мы вместе !Без бергә!"

10 октябрь көнне Зур Сәрдек гимназиясе укучылары белән “Без бергә!” дип аталган патриотик дәрес үткәрелде. Украинада баручы махсус хәрби операциядә үзләренең хезмәт бурычларын үтәүче Россия солдатлары һәм офицерларына теләктәшлек йөзеннән укучылар белән хәрби сугышчыларга хатлар яздык. Балалар “Без сезнең белән горурланабыз! Без бергә! Сез – җиңүчеләр! Сезгә сәламәтлек телибез, туган йортларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз!” – дигән юлларны зур горурлык хисләре белән яздылар. Укучылар белән махсус хәрби операциядә катнаша торган хәрби техникага языла торган “V” һәм “Z” билгеләренең мәгънәләре һәм әһәмияте турында, батыр булу өчен сәламәт яшәү рәвешен сайларга, спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләр колы булудан сакланырга кирәклеге турында сөйләштек. Әлеге чарада катнашкан укучылар һәм укытучылар Россия сугышчыларына зур хөрмәт белән караулары һәм чын патриотизм күрсәтүчеләргә тирән хөрмәт белдерүләре турында әйттеләр.