"Мы вместе!"
Бер төркем яшүсмерләр белән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашыбыз Россия армиясе хәрбие, офицер Фаил Шакиров белән очрашу оештырылды. Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган Фаил Шакиров укучыларга үзенең хәрби хезмәте турында сөйләде. Чарада катнашучылар хәрби махсус операциянең беренче көненнән үк бәрелешләр барган зонада танк командиры булып хезмәт иткән Фаил абыйларының сөйләвен горурланып тыңладылар. Очрашу барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Фаил Шакиров балаларны батыр һәм кыю булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнеп рухи һәм тән сәламәтлеген ныгытырга өндәде, ә кирәк булганда Ватаныбызның тынычлыгы өчен көрәшкә әзер булырга кирәклеге турында басым ясады.