Подарок воину России
"Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында мәдәният хезмәткәрләре белән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыюны оештырдык. Авыл халкы азык-төлек, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, медикаментлар алып килде. Төргәкләнгән тартмаларны район үзәгендәге ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырдык. Ярдәм күрсәткән изге күңелле авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.