Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Туган ягы кирәк кешегә..."

Китапханәдә "Туган ягы кирәк кешегә..." дип аталган очрашу үтте. Бүгенге көндә чит җирләрдә яшәүче Ризидә апа  (Әскәров Хәким абзый оныгы, Нурия апа кызы) нәсел тамырларын барларга дип әнисенең туган авылына кайткан. Ата-бабаларыңны, нәсел тамырларын белү – татар халкында борынгыдан килгән матур гадәт. Изге эшләр белән йөрүче Ризидә апа мәдәният йорты музеенда да булды. Авылыбыз тарихы, аның кешеләре турында бай мәгълүматлы Рәмзия апа Ризидә ханымның нәсел җебе тарихына кагылышлы сорауларына җаваплар бирде. Очрашу ахырында якташыбыз әнисенең туган авылы өчен горурлану хисләре кичерүен һәм олы рәхмәтен җиткерде.