"Нет - наркотикам!"
26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне. Шул уңайдан, китап укучылар белән наркотик, наркомания таралу проблемасы, наркотик матдәләр куллануның аянычлы нәтиҗәсе, бу афәткә ничек каршы тору турында сөйләштек. Мондый зарарлы гадәтләр белән мавыкмас өчен, балаларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә, кызыклы китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тәкъдим ителде.