Всероссийская акция "Свеча памяти"
Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышында җиңү яулап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабына... Без дә әлеге истәлекле «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылдык һәм батырларны олы хөрмәт белән искә алдык. Мәктәп яны ял лагеренда тәрбияләнүче укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Билгесез солдат һәйкәле” һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән мемориал янында Хәтер сәгате үткәрдек, укучыларга 22 июнь көненең тарихи дата буларак әһәмиятен аңлаттык. Онытырга хакыбыз юк! (50 кеше)