"Россия - минем Ватаным!"
Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Шул уңайдан, "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип аталган уен-дәрес үткәрелде. Балаларга әлеге тарихи датаның әһәмияте турында тематик презентация күрсәтелде. Аннары укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Пазллар җыю, тематик рәсемнәр ясау бәйгесендә катнаштылар. Туган ил турындагы мәкальләрне әйтү ярышында көч сынаштылар. “Я – гражданин России”, “Моя Россия” дигән китаплар белән таныштылар. Бу уенда ир-малайлардан торган “Туган ил” командасы беренчелекне алды, “Ватан” командасы берничә генә очкога калышып икенче урынны яулады. Катнашучыларга истәлек бүләкләре һәм диплом тапшырылды. ( 35 укучы, 4 тәрбияче)