Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!”

1 июль - Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Зур Сәрдек җирлеге әфганчылары өчен “Хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, дусларча халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән батырларга зур хөрмәт йөзеннән мул сыйлы табын әзерләнде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концертны да бик яратып карап утырдылар әфганчыларыбыз. Без кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларны намус белән үтәгән кешеләрнең фидакарьлеге алдында баш иябез. Без Сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән горурланабыз, солдатларга, сержантларга, офицерларга, кыюлык, батырлык һәм чын патриотизм күрсәтүчеләргә тирән хөрмәтебезне белдерәбез! Әлеге чарада 15 әфганчы катнашты.