Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Сөйлим әнием турында"

Әниләр көне уңаеннан "Сөйлим әнием турында" дигән чара үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда укучы китап укучы балалар белән  Г.Морат, Р.Вәлиева, Р.Миңнуллин, Х.Халиков, Э.Шәрифуллина, Ш.Галиев һ.б. шагыйрьләрнең әниләргә багышлап язылган шигырьләрен сәнгатьле уку буенча осталык классы үткәрелде. Шагабиева Мәрьям "Әнием күлмәкләре"  шигырен бик сәнгатьле укып һәркайсыбызны сокландырды. соңыннан балалар өстәл уеннары уйнап ял иттеләр.