Наркомания - үлем ул!
Зур Сәрдек авыл китапханәсендә “Наркотикларга – ЮК!” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Әлеге чарада гимназиянең 6 сыйныф укучылары (14 укучы) һәм сыйныф җитәкчесе Ульданова Хәнифә Гильфан кызы, авылыбызның фельдшеры Хөсәенова Илһамия Фоат кызы катнаштылар. Әлеге чараны үткәрү өчен электрон презентация, “Упкын” дип аталган китаплар күргәзмәсе эшләнде. Нәрсә ул наркомания, наркомания китергән фаҗигаләр, наркотиклар белән бәйле проблемалар турында үзем дә, укытучы да, медицина хезмәткәре дә бик аңлаешлы итеп сөйләгәннән соң балалар белән викторина үткәрелде. Шулай ук балалар үз фикерләрен дә әйттеләр, төрле әсәрләрдән наркоманнар язмышы турында укып фикер дә алыштык. Чара ахырында балалар күчмә тактага бүгенге сөйләшүдән алган фикерләрен язып калдырдылар. Татарның әхлакый кодексы буенча яшәргә сүз биреп таралышкан балалар өчен бу чара эзсез калмас, дип уйлыйм. Бүгенге сөйләшү турында алар әле озак уйлап йөрерләр һәм, һичшиксез, тормышта яшәү рэвешен дөрес сайларлар