“Без – Тукайлы халык”
26 апрель – бөек Тукаебызның туган көне. Шул уңайдан китапханәдә “Без – Тукайлы халык” дип аталган әдәби чара үткәрелде. Китап укучы балаларга электрон презентация ярдәмендә Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирелде. “...Тукай бөек, Тукай батыр, Тукай үзенең иҗаты белән баһадир!” дип аталган белешмәләр өстәлендәге яңа кайткан китапларына күзәтү ясалды. “Әтәч илә энҗе бөртеге” исемле китабыннан мәсәлләрне укып фикер алышканнан соң, “Сагыныр вакытлар” исемле китабыннан Тукайның шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләрен уку оештырылды. Әлеге чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.