“Без - наркотикларга каршы!”
17 апрельдән 26 апрельгә кадәр “Россия балалары“ оператив-профилактик операциясе бара. Операциянең максаты – балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Шул уңайдан китапханәдә гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары белән “Без - наркотикларга каршы!” дип аталган психологик күнекмәләр тренингы уздырылды. Чара “Кеше организмына наркотикларның тәэсире” исемле видеофильм карау белән башланып китте. Әлеге тетрәндергеч фильмда күргәннәр буенча фикер алышу үтте. Чара барышында укучылар үз хисләрең һәм эмоцияләрең белән идарә итү, үзеңне контрольдә тоту, коллективка яраклашу, конфликтлы ситуацияләр туганда үзенне теге яки бу рәвешле тоту буенча күнегүләр эшләделәр. Укучыларның мөстәкыйльлеге, проблемаларны анализлый белүе, уңышсызлыкка реакциясе дөрес булуы безне – өлкәннәрне бик куандырды. Чара ахырында укучылар чылбыр форматында наркоманның типик рәсемен ясадылар. Әлеге чарада катнашкан һәркем наркомания китергән фаҗигане бик дөрес аңлап, наркотик китергән ялган бәхеттән баш тарта алыр, дип ышанасы килә. Әйе, чарада катнашкан һәр бала “Без - наркотикларга каршы! Безнең яшисе килә!” дип таралышты.