"Балалар - безнең киләчәгебез"
Республикабызда “Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы дәвам итә. Шул уңайдан 21 нче апрель көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре белән “Әкият” балалар бакчасы нәниләре янына күчтәнәчләр алып килдек. Зурлар төркемендәге балалар белән мәрхәмәтлелек турында сөйләштек. Мәрхәмәтлелек ул - барлык яхшы эшләр, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам икәнен балалар да бик яхшы беләләр. Кереш әңгәмәдән соң, китапханәгә яңа кайткан балалар китаплары турында мәгълүмат ясалды һәм “Тапкырга – табышмак” исемле уен оештырылды. И. Миңнуллинның “Телсез сәгать” исемле китабыннан шигъри табышмаклар әйтелде. Уенның шарты буенча балалар табышмак җавапларын рәсем итеп ясап күрсәтергә һәм җавапларны рус һәм инглиз телендә әйтә белергә тиешләр иде. Балалар дөрес итеп фикерләп җавапларны бик тиз таба белделәр, сөйләмнәре дөрес һәм төзек. Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән “Мин һәм минем дөньям” исемле әңгәмәдән соң, биюләр һәм күмәк уеннар оештырылды. Безнең авылыбызның киләчәге буласы балалар зирәк, оешкан, коллективта үзләрен дөрес итеп тота белүчеләр, бик җитезләр икән, дип сөенеп кайттык алар яныннан. Аларда шундый матур сыйфатлар тәрбияләүче апалары Г.Фәтхуллина, Р.Әхмәтшина, Р.Заһидуллина, С.Шаһабиева һ.б. хезмәткәрләргә авылыбыз халкы исеменнән зур рәхмәт.