Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Библиотөн - 2017”

Китапханәдә “Экология һәм Кеше” темасына багышланган “Библиотөн - 2017” уздырылды. Әлеге чараны үткәрүнең максаты - китап укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатьне саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, табигать турындагы китапларны пропагандалау. Китап укучыларга электрон презентация аша экология белән кеше сәламәтлегенең бәйләнеше турында кызыклы мәгълүматлар бирелде, табигать һәм экология темасы буенча китапларга күзәтү ясалды. Китап укучылар белән авылыбызның экологик проблемалары турында сөйләштек. Су буйларын чиста тоту, болынлыкларны саклау, көнкүреш калдыкларын теләсә кайда ташламау, автомобильләрне махсус билгеләнгән урыннарды гына юу кирәклеге турында һәркем белә, ләкин һәркем дә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәп җиткерми шул әле. “Үзебез яшәгән төбәктәге экологик проблемаларны үзебез хәл итәргә тиеш. Экология – безнең сәламәтлегебез ул. Әйләнә-тирәбезгә игътибарлырак булыйк, табигать гүзәллеген күрә белик, тормышны тагын да яратыйк” - чарада катнашкан һәркем әнә шундый фикердә иде. Библиотөн быел да файдалы һәм нәтиҗәле үтте.