"Мы вместе"
Гимназиянең 7а сыйныфы укучылары белән Балалар ышаныч телефоны көненә багышланган "Без бергә!" дип аталган әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән ышаныч телефонының әһәмияте, аннан ничек файдалану турында сөйләштек. Аннары әлеге чарада катнашкан укучылар башка сыйныф укучыларына тематик буклетлар өләштеләр, ышаныч телефоны турында аңлату эшләре алып бардылар.