Музейный час
18 май - Халыкара музейлар көне. Бу – бөтен дөньяда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен искә төшерә торган көн. Шул уңайдан, укучылар белән гимназия музеенда экскурсиядә булдык. Экскурсия барышында укучылар җирлекне үстерүгә зур өлеш керткән тарихи шәхесләр турында белделәр, Бөек Ватан сугышы чоры трофейлары, мәктәп тарихына кагылышлы кызыклы экспонатлар белән таныштылар. Музейдагы һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия, чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.
Бүгенге экскурсия Пионер оешмасының 100 еллыгын бәйрәм иткән көнгә туры килүе белән тагын да отышлы булды. Балалар пионер атрибутлары белән кызыксынып таныштылар, пионерия символы булган кызыл галстуклар тагып карадылар. Пионерларның киләчәккә юл яручылар, алдан баручылар икәнлеген, пионериянең үз чорында яшь буынга тәрбия бирүнең үтемле чарасы булуы турында да белделәр.