Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Гаилә бәхете - ил бәхете"

Бүген китапханәнең ял бүлмәсендә  Халыкара гаилә көне уңаеннан "Гаилә бәхете - ил бәхете" дип аталган очрашу үткәрелде. "Нәрсә ул гаилә?" дигән сорауга чарада катнашучылар "Гаилә ул театр", "Гаилә ул тынычлык", "Гаилә ул таяну ноктасы", "Гаилә ул ышаныч", "Гаилә ул бәхет" дигән җаваплар әйттеләр. Өлкәннәр яшь гаилә парларына акыллы киңәшләрен бирделәр, гаиләнең буыннан-буынга дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе булуы турында сөйләделәр. Гаилә бәйрәменә әйләнгән әлеге очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.