Читаем детям о войне
Бүген гимназия китапханәсе белән берлектә "Сугыш турында укыйбыз" дигән патриотик дәрес үткәрелде. Әлеге чара XIII Халыкара акция кысаларында үтте. 5 а сыйныфы укучылары белән "Сугыш чоры балалар әдәбияты" китабыннан шигырьләр, хикәяләр укып фикер алыштык. Бүгенге тыныч тормышыбыз хакына батырларча көрәшкән фидакарь җаннарны зур хөрмәт белән искә алдык.