"Читаем о войне" - участие в XIII Международной акции
Гимназиянең драма түгәрәгенә йөрүче 1 а сыйныфы укучылары белән “Сугыш турында укыйбыз” дип аталган XIII Халыкара акциягә кушылдык. Укылган китапларның эчтәлеге үсеп килүче буында патриотлык һәм гражданлык хисләре тәрбияли. М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Моабит дәфтәрләре”, З.Зәйнуллинның “Сугыш алды малайлары”, “Герой пионерлар”, “Сугыш чоры балалар әдәбияты” китабыннан өзекләр укылды. Укыганнар буенча фикер алыштык, батырларны бер минут тынлык белән искә алдык.