Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

«Балалар китабы сихри бер дөнья»

Халыкара балалар китабы көне уӊаеннан китапханәдә китап укучылар белән «Балалар китабы сихри бер дөнья» дип исемләнгән әдәби чара узды. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен исеме белән бәйле. Балалар “Китап очраштыра, китап дуслаштыра” исемле белешмәләр өстәлендәге мәгълүматлардан файдаланыпп Г.Х.Андерсенныӊ балалар өчен иҗат иткән китаплары һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштылар. Китапханәгә килүче балалар өчен чыга торган «Непоседа» газетасыннан үзләренә охшаган урыннарны кычкырып укыдылар һәм башваткычлар чиштеләр.