Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Дәүләт хезмәтләре порталы – сезнең дустыгыз һәм ярдәмчегез”

Республикада дәвам итә торган “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында бүген китапханәдә китап укучыларга “Дәүләт хезмәтләре порталы – сезнең дустыгыз һәм ярдәмчегез” дип аталган информацион сәгать үткәрелде. Бүген дәүләт хезмәтләре порталында 215 төрдән артыграк электрон хезмәтне башкарып булуы һәм аннан бүгенге көндә татарстанлылырның күпчелеге файдалануы турында әйтелде .Китап укучыларга әлеге  порталдан файдалануның  өстенлекләре, ышанычлылыгы, оперативлыгы турында аңлатылды. Әлеге порталдан файдалану өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылган буклетлар өләшенде.